Сәнгать һәм дин

2010 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә 2010 нчы елның 13 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр «Мәңгелек сюжет: Сәнгать һәм дин» дигән тематик күргәзмә эшли.
Күргәзмәнең асылы түбәндәге сүзләрдә ачык чагыла: «Төп максаты кеше рухын югары сизгерлеккә күтәрү булган дин, материальлектән рухилыкка сәнгать салган алтын күпердән башка була алмый» (Линднер Г. Л. Мир русской культуры. – М., 2000. – С. 546).
Күргәзмәгә куелган китаплар, журналлар һәм мультимедиа чыганаклар «Дини сәнгать», «Икона һәм дөнья» дигән бүлекләрдә бирелгән.
Сәнгать бүлегенә (Театр урамы, 5 йорт) рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International