Таныш һәм таныш түгел Чехов

2010 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2010 нчы ел рус әдәбиятының бөек классигы А.П.Чехов елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33 йорт) 2010 нчы елның 29 нчы гыйнварында тууына 150 ел тулу билгеләп үтелә торган язучыга багышлап «Таныш һәм таныш түгел Чехов» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Антон Павлович Чехов – рус язучысы, хикәяләр, повестьлар һәм пьесалар авторы, бөтендөнья әдәбиятында бөек язучыларның берсе. Ул бөтендөнья драматургиясендә классик әсәрләр булып саналган дүрт әсәр иҗат итә, аның хикәяләре язучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнә.
Классик Л.Н.Толстой, Чеховның үлеменнән соң, аның рус әдәбияты тарихында тоткан урыны хакында болай ди: «Ул тиңе булмаган рәссам иде...Тормыш рәссамы... Һәм аның иҗатының дәрәҗәсе шунда: ул рус кешесенә генә түгел, ә, гомумән, бөтен кешегә дә аңлаешлы һәм якын».
Чехов талантын хөрмәт итүчеләр күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗатына багышланган документлар, әсәрләренең төрле елларда чыккан басмалары, «Чехов һәм театр», «Чехов һәм аның әйләнә-тирәсе», «Чехов урыннары буйлап» һ.б темаларга караган әдәбият белән таныша алалар.
Күргәзмә 2010 нчы елның 7 нче февраленә кадәр эшли.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International