Сирәк китаплар тупланмалары дөньясында

2010 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Милли китапханәсенең 145 еллыгына багышлап, китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан «Сирәк китаплар тупланмалары дөньясында» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмә Казан шәһәре җәмәгать китапханәсенең беренче елларындагы эшчәнлеген тасвирлаучы белешмә һәм исәп-хисап материаллары белән таныштыра, шулай ук XIX йөздә китапханә фондларында нинди китаплар булганлыгын күзалларга мөмкинлек бирә, И.А.Второв һәм И.А.Сахаров коллекцияләренең бизәлешләре һәм эчтәлекләре белән аерылып торган сирәк басмаларын безнең заман укучыларына тәкъдим итә.
Күргәзмә китапханәнең төп бинасындагы (Кремль урамы, 33 нче йорт) Зур уку залында урнашкан. Рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International