Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Рухы сынмаган көрәшче
2015 елның 10 июле, җомга
2015 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында
(Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан,
күренекле язучы,
журналист, җәмәгать эшлеклесе Мәхмүт Бөдәйлинең (1895–1975) тууына 120 ел тулуга багышлап, «Рухы сынмаган көрәшче» («
Не сломленный духом
») дип аталган китап күргәзмәсе куелды.
Мәхмүт Кәшфелһади улы Бөдәйли 1895 нче елның 3 нче апрелендә элекке Казан губернасының
Мамадыш өязендәге
Иске Мәкчем (хәзерге
Ямаш
)
авылында туган. Бик яшьләй ятим калу сәбәпле,
аның тормыш юлында зур сынаулар кечкенәдән башланган.
М.Бөдәйли Троицк мәдрәсәсендә белем ала. 1912 нче елдан эшчәнлеген «Вакыт» газетасының, «Акмулла» һәм «Шура» журналларының Төркестан буенча үз хәбәрчесе сыйфатында башлап җибәрә. 1917 нче елда – 11 нче армиянең мөселман гаскәриләре советы рәисе һәм «Иптәш» исемле армия газетасы мөхәррире. 1920 нчедә – Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының «Кызыл Шәрекъ» агитпоезды чыгарган шул исемдәге газетаның мөхәррире. 1920–22 елларда Төркестанда: Бохара Халык Совет Җөмһүриятенең матбугат халык комиссары, бер үк вакытта Төркестанның милләтләр эше буенча халык комиссары урынбасары, Харәзем Халык Совет Җөмһүриятендә РСФСРның Гадәттән тыш илчесе. 1922 нчедән ТАССРда дәүләт эшендә: сәламәтлек саклау һәм юстиция халык комиссарлары урынбасары, «Резинотрест»ның Казан бүлеге идарәчесе. Шулай ук ул – «Кызыл Татарстан» газетасы мөхәррире, «Чаян» журналын оештыручыларның берсе һәм беренче мөхәррире, «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналы редколлегиясе әгъзасы. Читтән торып Казан университетының физика-математика факультетында да укый. 1929 нчы елда «солтангалиевчелек»тә гаепләнә:
ГУЛАГ
архипелагында, Беломорканал,
Коми АССР
,
Себер төзелешләрендә аның чирек гасырга якын гомере уза. Җинаять составы булмау сәбәпле, 1955 нче елда азат ителә. 1989 нчы елда исеме тулысынча аклана.
Күргәзмәдә Мәхмүт Бөдәйлинең үз әсәрләре: «Коммунистның беренче әлифбасы» (1923 нче ел), «Солдат моңлары» (1917 нче ел), «Кигәвен» псевдонимы белән язылган «Замана көлкеләре» (1927 нче ел) дә
урын алды.
Күргәзмә белән танышырга рәхим итегез!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Балалар һәм олылар өчен китап басу буенча мастер-класс
27 май — Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан казанлыларны һәм шәһәр кунакларын вакыт буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз.
Илебезнең төрле этнос милләт вәкилләре арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту максатында, Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Гасырлар аша үткән бердәмлек» дигән китап күргәзмәсе әзерләде.
Новые сообщения Төркия Республикасының Югары кассация суды каршындагы Генераль прокуратура делегациясе визиты
13 майда ТР Милли китапханәсендә экскурсия вакытында Төркия Республикасының Югары кассация суды каршындагы Генераль прокуратура делегациясе вәкилләре сирәк кулъязмалар һәм документлар, өч йөздән артык саклау берәмлеген тәшкил иткән Коръәннәр коллекциясе, шулай ук беренче кат холлындагы якты хәрефле инсталляция белән танышты.
13
май, 2026 ел
Италия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән блогерлар — ТР Милли китапханәсендә экскурсиядә
13 майда ТР Милли китапханәсендә Татарстан Республикасының социаль һәм мәдәни объектлары белән танышу буенча халыкара блог-турда катнашучылар булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз