24 нче июльдән 9 нчы августка кадәр Казанда спортның су төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты узачак. Бу олы ярыш Бөтендөнья суда йөзү федерациясе (ФИНА) канаты астында ике елга бер тапкыр так елларда оештырыла. Чемпионатта барысы алты төрле спорт ярышлары – йөзү, синхрон йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, су полосы һәм хай-дайвинг булачак.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Югары казанышлар спорты» дигән китап күргәзмәсе зур әһәмияткә ия булган шушы спорт вакыйгасына багышлана.
Анда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан алынган, Бөтендөнья спорт аренасында зур уңышлар яулаган Россия һәм чит ил йөзүчеләренең ярышларга әзерләнү тәҗрибәсен туплаган материаллар тупланган. Булачак чемпионнарны йөзәргә өйрәтү методикасы язылган китаплар җыелмасы, дөньяда һәм Татарстанда су полосы спорты туу турында язмалар, Казанның «Синтез» ватерпол командасы казанышларын, команданың үткән юлын чагылдыручы, Россия һәм чит ил спортсменнарының йөзү спортындагы җиңүләрен яктыртучы мәкаләләр экспозициянетагын да тулыландыра.
Күргәзмә 15 нче августка кадәр дәвам итә.Ул тренерларга, югары уку йортларындагы физиккультура факультетлары студентларына һәм укытучыларына, спорт сөючеләргәбик кызыклы булыр.
Күргәзмәгә рәхим итегез!