Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды, ул август ае дәвамында эшләячәк.
Бүгенге Татарстан – илебездәге алга киткән республикаларның берсе, чәчәк атучы төбәк һәм уңышка ирешү символы буларак дөньяга танылды.
«Татарстан Республикасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» – Милли китапханә фондларыннан алынган уникаль һәм кызыклы басмалар шушы исем астында күргәзмәдә урын алган. Ул 4 бүлектән тора: «Татарстан АССР 1920–1990 нчы елларда», «Суверен Татарстан», «Татарстан тарихы һәм мәдәнияте», «Татарстанның вакытлы матбугаты». Экспозиция республиканың оешу вакытларын, төрле еллардагы үсешен чагылдыра, уйланырга мәҗбүр итә: Татарстанны икътисадый казанышлар, спортта җиңүләр җирлегенә әверелдергән үзгәрешләрне күрмәү һич мөмкин түгел.
Вакытлы матбугат бүлеге тәкъдим иткән 1920–1990 нчы еллардагы газета һәм журналлар аеруча кызыклы, аларда республика тормышындагы мөһим тарихи вакыйгалар сурәтләнгән.
Китапханә Социалистик көнкүреш музее белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Музей төрле елларда эшләнгән сәнәгать товарларын, юбилей логотибы төшкән күн папкалар, республиканың кабатланмас образы сурәтләнгән иске һәм яңа фотографияләр тәкъдим итә.
Китапханә хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертеп, күргәзмәгә гаилә реликвияләрен, сувенир һәм бизәнү эшләнмәләрен китерделәр.
Күргәзмәгә төрле яшьтәге киң катлам укучыларны көтәбез!