Мәгърифәтчелек каһарманы: Каюм Насыйри

2010 елның 10 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль ур., 33нче йорт) 2010 нчы елның 14 нче февралендә тууына 185 ел тулу билгеләп үтелә торган күренекле галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышлап «Мәгърифәтчелек каһарманы: Каюм Насыйри» дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Каюм Насыйри – мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, әдип. Фәнни-популяр әсәрләр, беренче татар календарьлары авторы К.Насыйри төбәк, татар халкы тарихын, фольклорын һәм этнографик мирасын өйрәнүгә зур әһәмият бирә. Аның тарафыннан әдәбият, педагогика, тарих, биология, астрономия һ.б. өлкәләргә караган хезмәтләр языла, арифметика, геометрия, география дәреслекләре төзелә. К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих, этнография җәмгыятенә әгъза итеп сайлана. Төрле авырлыкларга, каршылыкларга бирешмичә, Каюм Насыйри тормышын мәгърифәтчелеккә багышлый, татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала, тарихта беренчеләрдән булып татар балаларына рус телен укыту эшен башлап җибәрә.
Күргәзмәгә куелган китаплар, журнал басмалары үз чорының күренекле шәхесе булган Каюм Насыйриның катлаулы тормыш юлы хакында сөйли, аның шәхесен ача, иҗатын тулы рәвештә күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.
Күргәзмә 2010 нчы елның 13 мартына кадәр эшли.



 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International