Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Иң күп укучы мәктәп баласы» бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләр ясалды.
2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
«Иң күп укучы мәктәп баласы» бәйгесенең II республика этабына нәтиҗәләр ясалды, Татарстан Республикасының балалар китапханәләренә йөрүче иң күп укучы мәктәп балалары билгеләнде.
Җиңүчене билгеләүнең төп критерие узган уку елында укучының китапханәдән алып укыган китаплар саны булды.
Исегезгә төшерәбез, «Иң күп укучы мәктәп баласы» Бөтенроссия бәйгесен «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, оештырды.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәдәният идарәсе, ТР Мәдәният Министрлыгы, «Казан шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль мәдәният учреждениесе, «Казан» әдәби-нәфис журналы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ярдәме белән бәйгенең I шәһәр этабы уздырылды һәм 2014-2015 нче уку елында Казан шәһәре балалар китапханәләренә йөрүчеләр арасыннан иң күп укучы мәктәп балалары билгеләнде.
Бәйгенең республика этабының генераль партнеры ТР Милли китапханәсе дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе булды. II этап кысаларында республиканың 19 үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 121 китапханәсенә йөрүче укучылар катнашты. 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1-11 сыйныф укучылары арасында иң актив укучы мәктәп балаларыннан 237 анкета алынды.
Иң актив әдәбият сөючеләргә «Россия почтасы» филиалы – «Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсеннән бүләкләр тапшырылачак.
Бәйгегә йомгак 2015 нче елның 30 нчы сентябреннән дә соңга калмый ясалачак.
1-4 класслар арасында җиңүчеләр булып: Вахитова Эвелина Эдуард кызы һәм Постнов Сергей (Яр Чаллы үзәкләштерелгән китпаханәләр ситемасының 17 номерлы балалар китапаханәсе), Мөхәммәтҗанова Эвелина Расих кызы («Чирмешән ҖҮК» муниципаль бюджет учреждениесе Лашман авыл китапханәсе). Шулай ук 5-11 класслар арасындагы җиңүчеләр: Закирова Эльвина Рәеф кызын (Рантамак авыл китапханәсе – Сарман МР Үзәк китапханәсе муниципаль бюджет учреждениесе филиалы), Әшрәфҗанова Илүзә Илһам кызы (Балтач районының 7 номерлы китапханәсе), Гайсина Алия Ильнур кызы (Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 17 номерлы балалар китапханәсе).
Барлык катнашучыларга уңышлар телибез! Китапны яратыгыз, саклагыз, укыгыз, китапханәләргә йөрегез, бәйгеләрдә катнашыгыз, бүләкләр отыгыз!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Милли китапханәнең классик уку залында «Ялтыра, яктыр - килешсен калебе саф шагыйрьгә» исемле күргәзмә ачылды.
Күргәзмә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 140 ел
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2026 елда 140 ел тулды.
24
март, 2026 ел
Буа районында китапханәчеләр семинары
2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләре өчен республика семинары узды.
23
март, 2026 ел
ТР Милли китапханәсенең яңа татарча китап клубы
Фикердәшләр берлегендә әдәбият турында фикер алышуга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз