Вакытлы матбугат бүлегендә – беренче курс студентлары

2010 елның 17 феврале, чәршәмбе
2010 елның 13 февралендә Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Казан театр училищесының беренче курс студентларын үзенә чакырды.
Бүлек хезмәткәрләре, күзәтү-таныштыру рәвешендә экскурсия уздырып, аларны фонд хәзинәләре белән таныштырдылар.
Татарстан матбугаты залында урнаштырылган ике күргәзмә – «Таныш булыгыз: яңа журналлар» дип исемләнгән беренчесе һәм элеккеге Казан губернасында басылган, төбәк тормышын яктырткан газета һәм журналлардан әзерләнгән икенчесе – укучылар арасында аеруча зур кызыксыну уятты.
Шәһәребезнең югары һәм махсус уку йортларында белем алучы барлык студентларны да вакытлы матбугат бүлегенә чакырабыз. Монда килеп, үзегезне кызыксындырган теләсә нинди мәгълүматны таба аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International