Үзегезгә матурлык бүләк итегез

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) 9 нчы сентябрь – Бөтендөнья матурлык көненә багышланган, «Үзегезгә матурлык бүләк итегез» дип аталган күргәзмә эшли башлады.


Күргәзмәгә куелган китаплар актив тормыш алып баручы гүзәл затларыбызга кызыклы булыр: чөнки алар үзләренең тышкы кыяфәтләренә зур игътибар биреп, матурлык һәм камиллек серләрен эзлиләр. Китапларда файдалы һәм һәркем куллана алырлык киңәшләр, бит һәм тән тиресен тәрбияләү рецептлары, бизәнү, яшьлек һәм матурлык серләре, гимнастика, массаж, дөрес туклану турында бай мәгълүмат табарга мөмкин. Шулай ук хатын-кызлар өчен рус һәм татар телләрендәге төсле журналлар җыелмасы тәкъдим ителә. Ул журналларда танылган дизайнер, стилист, косметолог, табибларның файдалы киңәшләре тупланган.

Күргәзмә белән танышу һәркемгә үзенең эчке дөньясы белән камиллек табуда ярдәм итә, борынгы заманнарда аллалар бүләге саналган гүзәллекне саклау өчен сәламәт яшәү үрнәген сайларга өнди.

Күргәзмә сентябрь ахырына хәтле дәвам итә. Рәхим итегез!

 




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International