Музыкаль кунакханә чакыра...

2010 елның 26 феврале, җомга


2010 нчы елның 19 нчы февралендә Милли китапханәнең зур уку залында сәнгать бүлеге тарафыннан музыкаль кунакханә форматында әзерләнгән кичә – композитор, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Леонид Любовский белән очрашу булды.
Очрашу барышында Леонид Зиновьевич кунакларны үзенең яңа музыкаль һәм әдәби әсәрләре белән таныштырды, «Кыйссаи Йосыф» балетының иҗат ителү тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирде, сәхнә образларының музыкада гәүдәләнеш табу үзенчәлекләре һ. б. хакында сөйләде. Очрашуга килүчеләргә ул үзенең «Нәрсә ул музыка» дигән китабын бүләк итте.
Музыкаль кунакханәнең «Барысы да шушы көйләрдән башланган» дип исемләнгән чираттагы утырышы С.Сәйдәшевнең юбилеена багышлана һәм 2010 нчы елның 26 нчы февралендә 17 сәгать 30 минутта китапханәнең төп бинасында (Кремль урамы, 33 нче йорт) уздырыла. Программаның авторы, алып баручысы һәм башкаручысы – РФнең атказанган, ТРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов.
Кичәгә рәхим итегез!




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International