2010 нчы елның 26 нчы февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Музыкаль кунакханәнең С. Сәйдәшев иҗатына багышланган чираттагы утырышы уздырылды.
«Барысы да шушы көйләрдән башланган» дип исемләнгән программада музыка белгече А. А. Ханина, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, концертмейстер И. Н. Арсланов катнаштылар.
Кичәгә килүчеләр зур кызыксыну белән С Сәйдәшевнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, композиторның әсәрләрен тыңладылар.
Музыкаль кунакханәнең чираттагы утырышы 2010 нчы елның 12 нче мартында уздырыла.