Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

2015 нче елның 2 нче октябрендә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Дәрья» әдәби кунакханәсе тамашачыларын Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән очрашу кичәсенә чакыра.
Шагыйрьнең талантын хөрмәт итүчеләрне, шигърият һәм сәнгать сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта көтәбез!


Керү ирекле. Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-72-35

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International