Сәнгатьтә мәхәббәт

2010 елның 5 марты, җомга

«Мәңгелек сюжет: Ир-ат һәм хатын-кыз (мәхәббәт)» – язның беренче аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә оештырылган күргәзмә шулай дип атала.


Мәхәббәт – тарих генераторы, җәмгыятьне хәрәкәткә китерүче, һәрвакыт һәм һәммә халыкларның меңләгән әсәрләрендә дан җырланган хис. Без китапханә хезмәтләреннән файдаланучыларны һәм шәһәребездә яшәүчеләрне яз башлану белән тәбрик итәбез һәм күргәзмәне карарга чакырабыз.
Күргәзмәдә бу бөек хискә дан җырлаган атаклы картиналар күчермәләренең альбомнары, яраткан опера, балет һәм нәфис фильмнар яздырылган видеокассеталар һәм DVD–дисклар куелган.
Сәнгать бүлегенә (Театр урамы, 5 нче йорт) рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International