Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
«Милли китапханәләр: үткәне һәм хәзергесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе
2015 елның 9 октябре, җомга
2015 елның 14-16 октябрь көннәрендә Казанда, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 150-еллык юбилее уңаеннан, «Милли китапханәләр: үткәне һәм бүгенгесе» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.
Россия һәм чит илләр милли китапханәләре үсешенең хәзерге тенденцияләре, профессиональ мәгълүмат алмашу, китапханәләр һәм төрле мәдәни институтларның үзара бәйләнеше һәм хезмәттәшлеге, бүгенге китапханәләрнең социомәдәни шартлардагы төп бурычлары – конференция эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. Бүген милли китапханәләр ничек яши, хәзерге җәмгыятьнең таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирә, болар – конференция делегатлары алдында торган мөһим мәсьәләләр.
Конфенция эшендә Россия китапханәләренең мәшһүр белгечләре, чит илләрдән килгән һөнәрмәндләр (Төркия, Германия, Казахстан, Үзбәкстан, Халыкара төрки мәдәният оешмасына караган илләр китапханәләреннән вәкилләр), шулай ук Россиянең белем бирүче һәм фәнни оешмаларының галимнәре һәм фәнни хезмәткәрләре катнаша. Төп докладчылар буларак Россия дәүләт, Россия милли, Төркия Милли, Казахстан Милли китапханәләренең халыкара дәрәҗәдәге хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Конференция эшли торган төп мәйдан – «Корстон-Казан» үзәге; биредә 14 октябрьдә пленар һәм секцияләр утырышлары, «түгәрәк өстәлләр» янында сөйләшүләр үтә. Укыту-белем бирү форматында уздырыла торган «Цифрлаштыру шартларында китапханәләр фондларын туплау» гамәли семинарында Россия милли китапханәсенең иң яхшы белгечләре И.В.Эйдемиллер һәм Т.В.Петрусенко китап туплау эшендәге тәҗрибәләре һәм белемнәре белән уртаклаша.
15 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Россия һәм чит илләр китапханәләре вәкилләре катнашында «Мәдәниятара мөнәсәбәтләрдә китапханәләрнең катнашуы» дигән очрашу-әңгәмә узачак. Мюнстер шәһәре китапханәсе директоры Беате Трёгер (Beate Tröger) «Төньяк Рейн–Вестфалия Федераль җирлеге китапханәсендә мәдәни мирасны саклау, аның торышы һәм цифрлаштырып файдалану» дигән доклад белән чыгыш ясый.
Конференция кунакларының мәдәни программасы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты тарихы музее, Казан (Идел буе) федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе белән танышу, Казан буйлап күзәтмә экскурсия ясау, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булу һәм шәһәрнең төп театрларында спектакльләр карау ниятләнә. 16 октябрьдә исә, конференциядә катнашучыларның теләкләренә карап, Борынгы Болгарга, Зөя утрау-шәһәрчегенә, Раифа монастырена, Г.Тукайның Кырлайдагы әдәби-мемориаль музеена экскурсияләр оештырыла.
Тел.: +7 (843) 292-68-26
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Балалар һәм олылар өчен китап басу буенча мастер-класс
27 май — Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан казанлыларны һәм шәһәр кунакларын вакыт буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чакырабыз.
Илебезнең төрле этнос милләт вәкилләре арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту максатында, Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Гасырлар аша үткән бердәмлек» дигән китап күргәзмәсе әзерләде.
Новые сообщения Төркия Республикасының Югары кассация суды каршындагы Генераль прокуратура делегациясе визиты
13 майда ТР Милли китапханәсендә экскурсия вакытында Төркия Республикасының Югары кассация суды каршындагы Генераль прокуратура делегациясе вәкилләре сирәк кулъязмалар һәм документлар, өч йөздән артык саклау берәмлеген тәшкил иткән Коръәннәр коллекциясе, шулай ук беренче кат холлындагы якты хәрефле инсталляция белән танышты.
13
май, 2026 ел
Италия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән блогерлар — ТР Милли китапханәсендә экскурсиядә
13 майда ТР Милли китапханәсендә Татарстан Республикасының социаль һәм мәдәни объектлары белән танышу буенча халыкара блог-турда катнашучылар булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз