Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге һәм Опера сөючеләр клубы тарафыннан әзерләнә торган музыкаль кунакханәнең «Туган як моңнары» дип исемләнгән чираттагы утырышы 2010 елның 12 мартында китапханәнең төп бинасындагы зур уку залында үткәрелде.
Россиянең атказанган, республикабызның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов (вокал) һәм Илдар Арсланов (фортепиано) башкаруында Татарстан композиторлары Салих Сәйдәшевнең, Алмаз Монасыйповның, Рөстәм Яхинның, Әнвәр Бакировның, Җәүдәт Фәйзинең күпләребез яраткан җырлары һәм романслары яңгырады.
Концерт азагында Опера сөючеләр клубының Президенты Ольга Иглина залдагыларның кәефен төгәл белдерүче сүзләрне әйтте: «Искиткеч матур кичә! Тамашачылар да, башкаручылар да – барыбыз да шат һәм бәхетле!»
