Вакытлы матбугат бүлегендә

2010 елның 17 марты, чәршәмбе

2010 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 36 йорт) Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Ачык ишекләр көне үткәрелә.


Бу көнне килгән кунакларны китапханә хезмәтләреннән файдалану кагыйдәләре, бүлек фондлары һәм каталоглары белән таныштырачаклар, шулай ук китапханә буйлап экскурсия дә оештырылачак.
Бүлектә укучылар игътибарына китапханә фонды басмаларыннан әзерләнгән «Мәдәният – цивилизацияле җәмгыятьнең нигезе» дип аталган күргәзмә тәкъдим ителә. Күргәзмәнең бер бүлеге Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең 145 еллыгына багышланган.
Татарстан вакытлы матбугаты белән кызыксынучылар өчен монда теләсә кайсы газета һәм журналны кулга алып таныша алу мөмкинлеге дә тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International