Татарстан мәдәнияте: мирас, вакыйгалар, шәхесләр

2010 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышлап, «Татарстан мәдәнияте: мирас, вакыйгалар, шәхесләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.


Мәдәният бүгенге көндә икътисад һәм сәясәт алдыннан бара, ул җәмгыять үсешендәге стратегик мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим роль уйный. Шуңа да теләсә кайсы дәүләт белән бәйле икътисадый яки сәяси мәсьәләләрне хәл итү аның мәдәнияте белән танышудан башлана. Халыкның игътибарын рухи байлыкларга җәлеп итүдә, җәмгыятьнең әхлакый йөзен саклауда да мәдәниятнең роле зур.
Татарстан традицияләрдә һәм гореф-гадәтләребездә сакланучы һәм буыннан-буынга күчеп барган бай тарихы, уникаль мәдәни мирасы, милли үзенчәлекләре белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Күргәзмәгә килеп, сез республикабызның гүзәл урыннарына кызыклы сәяхәт кыла, туган ягыбызның бай мирасы, мәдәният һәм сәнгать өлкәсен үзләренең талантлары һәм изге эшләре белән баеткан күренекле шәхесләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша һәм шул ук вакытта Татарстандагы мәдәни тормышның заманча сулышын тоя алачаксыз.
Күргәзмә 2010 нчы елның 14 нче апреленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International