Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Театр урамы, 5 нче йорт), 27 нче март – Халыкара театр көне уңае белән, ифрат үзенчәлекле һәм биниһая гүзәл театр дөньясына, А.С.Пушкин сүзләре белән әйтсәк, «тылсымлы ил!»гә чакыра.
Бүлектә театр тарихы, бөек драматурглар, мәшһүр режиссерлар һәм актерлар хакында сөйләүче күргәзмә оештырылды. Анда белешмә материаллар, китаплар һәм аудиовизуаль документлар урын алды.
Әлеге тылсымлы дөньяга – сәхнә сәнгатенең алиһәләре Мельпомена һәм Талия патшалыгына – рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без бик шат булырбыз!