«Һәркем үтеп керерлек тирәлек» программасы» Белгеч көне

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

2015 нче елның 13 нче ноябрендә ТР Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре өчен ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография һәм фәнни-методик бүлекләре тарафыннан, китапханәләрнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшенә багышланган, «Һәркем үтеп керерлек тирәлек» һәм аның  муниципаль китапханәләр шартларында тормышка ашырылуы» дип аталган китапханә белгече көне уздырылды. Махсуслаштырылган әдәбият күргәзмәсе оештырылды, китапханәләрнең инновацион эшчәнлегенә, Татарстан китапханәләренең грантлар һәм проектлар буенча эшенә караган презентацияләр тәкъдим ителде. Моннан тыш, хокукый документларны эзләү, китапханәләр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасын формалаштыру, Россиянең һәм Татарстанның электрон китапханәләреннән файдалану буенча презентацияләр уздырылды һәм киңәшләр бирелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International