Сәнгать бүлегендә ачык ишекләр көне

2010 елның 29 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Бөтенроссия мәдәният хезмәткәрләре көне уңае белән 2010 елның 24 нче һәм 25 нче мартында ачык ишекләр көннәре уздырды.
Әлеге чарада 100гә якын кеше – ТИСБИ академиясе укытучылары һәм студентлары катнашты. Аларга Милли китапханәнең оешу тарихы, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, аның структурасы белән танышу мөмкинлеге бирелде. Китапханәнең төп бинасына экскурсия, аның архитектура истәлеге буларак тарихы һәм бизәлеш үзенчәлекләре турында сөйләү аеруча зур кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International