Наилә Гәрәева белән очрашу

2015 елның 27 ноябре, җомга

2015 нче елның 24 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын кабул итте. Әлеге кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева белән очрашуга һәм аның «Язмышыма рәхмәт» китабын тәкъдир итүгә багышланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.И. Вәлиев һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары И.Г. Һадиев кичәнең төп сәбәпчесе булган артисткага котлау сүзләре җиткерделәр, шулай ук аңа Татарстан Милли китапханәсе турында затлы альбом бүләк ителде.

Залга җыелган күпсанлы тамашачылар Наилә Хәким кызының үз иҗат юлы хакында чыгышын бик яратып тыңладылар. «Язмышыма рәхмәт» исемле китап басылу тарихы белән әлеге басманы төзүче журналист Люция Хәбибуллина таныштырды.

Наилә Гәрәеваның сәхнәдәшләре Хәлим Җәләлов, Әзһәр Шакиров, Әсхәт Хисмәтов, Ринат Таҗетдинов, Луара Шакирҗанова, Фәнис Җиһаншин, Эмиль Талипов, Раил Шәмсуаров театрда бергә узган иҗат еллары турында җылы истәлекләре белән тамашачыларга якты тәэсирләр бүләк иттеләр.

Кичә спектакльләрдән өзекләр, матур концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Очрашуда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Наилә Гәрәеваның улы Фәрит Бикчәнтәев тә катнашты. Театраль гаиләнең  иң яшь дәвамчысы, актрисаның оныгы Йосыф Бикчәнтәевнең фортепианода уйнавы кичәгә тагын да бер ямь өстәде.

Театр җитәкчелеге Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә «Язмышыма рәхмәт» китабын бүләк итте. Танылган актрисаның култамгасы куелган китап һәм афиша китапханә фондларында лаеклы урынын алыр, һәр теләгән кеше китаптан Наилә Гәрәеваның тормышы һәм иҗаты турында бай мәгълүмат таба алыр. Кичә ахырында Наилә Гәрәеваның талантына гашыйк тамашачылар актрисаны көчле алкышлар белән хөрмәтләделәр һәм аның янына култамга алып калырга ашыктылар. Очрашуда катнашучы һәркем – артистлар, гади тамашачылар, гомумән, театр сөючеләр - зур канәгатьләнү хисе, шат күңел белән кабат очрашырга сүз куешып таралыштылар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International