Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр урамы, 5 нче йорт) 2010 нчы елның 1 нче апреленнән 30 нчы апреленә кадәр антик чор аллаларына һәм геройларына багышланган күргәзмә эшли.
Борынгы заманнардан ук кешеләр бөек сәнгать әсәрләре иҗат итеп матурлыкка, гүзәлеккә омтылганнар. ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге сезне борынгы Грециянең башкаласы – антик шәһәр Афинга, матурлык каласы – Римга гасырлар аша мавыктыргыч сәяхәткә чакыра.
1 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр сәнгать бүлегендә антик чор аллаларына һәм геройларына багышланган күргәзмә эшли. Анда рәсем сәнгатенә, архитектурага, скульптурага багышланган китаплар, аудиовизуаль һәм электрон документлар куелган.
Экспозиция түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:
1. Кичә һәм бүген, яки бербөтенгә манзара (борынгы Греция һәм Рим тарихы һәм мифлары хакында).
2. Бөек гасыр билгеләре (ташта мәңгеләштерелгән алла образлары – архитектура, скульптура).
3. Антиклык – рәссамнарның мәңгелек мәктәбе (төрле дәверләрдә антик чор аллаларын гәүдәләндергән атаклы картиналар күчермәләренең альбомнары).
Күргәзмәгә рәхим итегез! Сезнең белән очрашуга без бик шат булырбыз!