Викторина!

2010 елның 13 апреле, сишәмбе

 

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә, Халыкара Интеллектуаль милек көненә багышлап, 2010 нчы елның 15 нче апреленнән 25 нче апреленә кадәр «Каян нәрсә барлыкка килгән?» исемле викторина уздырыла.

26 нчы апрельдә билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәм инновацияләрнең көндәлек тормышта һәм җәмгыятьне камилләштерүдә тоткан урынын, әһәмиятен ассызыклап күрсәтергә мөмкинлек бирә. Хәзерге заманда интеллектуаль иҗади эшчәнлекнең нәтиҗәләре икътисадның нигезен тәшкил итә. Иҗади һәм инновацияле эшчәнлек дөньяны яхшырак һәм прогрессиврак итәргә булыша.
Викторинада барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Иң дөрес һәм тулы җавап бирүчеләргә китаплар бүләк ителәчәк.
Җавапларны Patent.Nbrt@tatar.ru. адресына җибәрегез.

Викторина сораулары:

1. «Сәнгатьтә һәм һөнәрчелектә уйлап табуларга һәм ачышларга өстенлекләр бирү хакында» дип аталган беренче патент законы кайсы елда кабул ителгән?
2. Патентлар хакындагы законнарның төп регламент документы нинди?
3. Нинди оешма интеллектуаль милек объектларын файдалануны һәм хокукый саклауны күзәтә һәм тикшерә торган федераль башкарма хакимият органы булып санала?
4. Файдалы модельгә бирелгән патентның гамәлдл булу вакыты күпме?
5. 1879 нчы елда беренче трамвай барлыкка килә. Кайсы илдә?
6. Немец конструкторы Фердинанд фон Цеппелин 1900 нчы елда нәрсә уйлап таба?
7. Бактереология белгече шотландияле А.Флеминг 1928 нче елда нәрсә уйлап чыгара?
8. Аны АКШта 1950 нче елда Ральф Шнейдер уйлап таба. Ул үзенең тышкы күренешен үзгәртә, ләкин тәгаенләнеше үзгәрми. Нәрсә ул?
9. «Бертуган Черепановлар» паровозын барлыкка китергән рус уйлап табучыларының исемнәре ничек?
10. Интернетның «әтисе» кем?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International