29 нчы апрельдә дөнья бию көнен билгеләп үтә. Бию сәнгате бик борынгы заманнан ук кешелек тормышында мөһим урын алып тора. Берничә мең еллар элек кыяларга төшерелгән рәсемнәрдә үк инде биюче кешеләр сурәтләнгән. Күренекле философ Ницше: «Без бер тапкыр булса да биемәгән көн мәгънәсез узган көн булыр иде», – дип язып калдырган.
Биюләрнең кайчан һәм ничек барлыкка килүе, Яңарыш чорында нинди биюләр булганлыгы, хәзер нинди биюләр башкарылуы, татар биюенең матурлыгы һәм тәэсире хакында белергә теләсәгез, ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Сезне бию дөньясына кызыклы сәяхәт ясарга чакыра. Күргәзмәдә бию сәнгате буенча китаплар, ноталар һәм электрон документлар куелган.
Сәнгать бүлегенә рәхим итегез! Без сезнең белән очрашуга бик шат булырбыз!