Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр урамы, 5 нче йорт) Франц Легараның 2010 нчы елның 30 нчы апрелендә билгеләп үтелүче туган көненә багышланган күргәзмә оештырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә венгр милли опереттасына нигез салучыларның берсе – Франц Легараның тормыш юлы һәм иҗаты хакында сөйләүче документлар җыелмасы күргәзмәгә куелды.
Әгәр Сез оперетта яратасыз икән – бу күргәзмә Сезнең өчен!
Сәнгать бүлегенә рәхим итегез! Без сезнең белән очрашуга бик шат булырбыз!