Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Кремль урамы, 33 нче йорт), Бөек Җиңүгә 65 ел тулуга багышлап «Без бу көнне бердәм булып якынайттык....» дигән китап күргәзмәсе ачылды.
Бөек Ватан сугышы хакындагы хатирәләрнең әһәмияте еллар узган саен арта: вакыт узу, кешелек үсеше совет халкының батырлыгы нәтиҗәләрен тирәнрәк һәм киңрәк тоярга мөмкинлек бирә. Илебезнең хәрби үткәне халкыбызның бөек чыдамлык һәм чагыштыргысыз каһарманлык чоры булып күз алдына килә. Бөеклекнең онытылырга хакы юк.
Экспозицияне карап, Сез Бөек Ватан сугышы тарихы белән, күренекле полководецлар – Советлар Союзы маршалларының, разведчикларның, гади солдатларның Бөек Җиңүгә илткән авыр юл хакында сөйләүче истәлекләре белән җентекләп таныша алачаксыз. Шулай ук биредә Бөек Ватан сугышына багышланган видеофильмнар карарга мөмкин.
Күргәзмә 2010 нчы елның 19 нчы маена кадәр дәвам итәчәк.


.jpg)