2010 нчы елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре ТР Дәүләт Советына экскурсия ясадылар, республика хакимиятенең даими эшләүче, законнар чыгаручы югары органы эшчәнлеге белән таныштылар.
Яңа Парламент үзәге заллары буйлап узып, китапханәчеләр бинаның төзелеш тарихы, парламентның законнар чыгару буенча эшчәнлеге, комитетлар һәм депутатлар фракцияләре составы һәм эшчәнлеге хакында белделәр. Экскурсияне Дәүләт Советы китапханәсе мөдире А.Х.Хәсәнова уздырды, шулай ук һөнәрдәшләрен биредәге китапханә эшчәнлеге, аның фондлары белән таныштырды.
Экскурсия азагында ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, ТР Милли китапханәсенең Химаячеләр Шурасы рәисе Р.И.Вәлиев белән очрашу булды. Разил Исмәгыйль улы үзе җитәкчелек иткән комитетның составы һәм эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде. Очрашу барышында китапханәчеләрне борчыган мәсьәләләр дә кузгатылды: комитетның 2010 нчы елга мәдәният үсеше буенча планнары, татар басма китабының язмышы, китапханәләр челтәрен оптимальләштерү һ. б.

