Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлеге Бөек Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган викторина уздыра.
Җиңү фронтта гына түгел, тылда да яуланды. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» дигән чакыру сүзләре белән сугыш елларында барлык совет кешеләренең тормышын үзгәртте, халыкның барлык көч-куәтен, рухын бер максатка юнәлтте. Фашист Германиясенең югары хәрби-сәнәгать потенциалыннан өстен чыгуга ирешү дошманны җиңүдә төп шартларның берсе булды. Совет галимнәренең һәм конструкторларының иҗади эшчәнлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә дөньядагы аналогларыннан күпкә югарырак алдынгы фәнни-техник чишелешләр барлыкка килде.
Рационализаторлар һәм уйлап табучылар катлаулы фронт шартларында бик күп техник мәсьәләләрне чишүгә зур өлеш керттеләр. Бу коралларны һәм хәрби техниканы сугышчан куллануның, эксплуатацияләүнең һәм ремонтның нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итте. Моны дәлилләү өчен түбәндәге саннарны китерү дә җитә: сугыш елларында барлыгы 191 меңнән артык рационализаторлык тәкъдиме һәм уйлап табу кабул ителә. Шуларның 119 меңе тормышка ашырыла. 4 елга сузылган сугыш вакытында Кораллану наркоматына караган уйлап табулар саны 45607 була, алар 800 миллион сум экономия ясарга мөмкинлек тудыра.
Викторина сораулары:
1. Бөек Ватан сугышында иң күп кулланылган самолет – ике урынлы бронялы штурмовик – ничек аталган?
2. Икенче бөтендөнья сугышының иң җиңел һәм маневрлы истребителе – Як-3 ничәнче елда барлыкка китерелә?
3. Пике ясаучы Ту-2 бомбордировщигын серияле чыгару кайчан башлана?
4. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан иң данлыклы танк нинди?
5. Бронялы сакланганлыгы һәм маневрлылыгы ягыннан нинди танк барлык авыр танклардан яхшырак була?
6. Сугыш елларында «Танкоград»та ничә төрле танк һәм үзйөрешле җайланмалар үзләштерелә?
7. Легендар «Катюша»лар сугыш хәрәкәтләрендә кайчан катнаша башлый?
8. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби техника юнәлешендә эшләгән теләсә кайсы өч конструкторның фамилияләрен атагыз.
9. Сезнең фикерегезчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайткан 3 мөһим уйлап табу кайсылары.
10. Түбәндәге логик рәт нинди принцип буенча төзелгән: Ильюшин С., Лавочкин С., Поликарпов Н., Туполев А., Яковлев А.?
Жавапларны Patent.Nbrt@tatar.ru адресына 2010 нчы елның 8 нче маена кадәр җибәрегез.
Иң тулы җавап бирүчеләр китаплар белән бүләкләнәчәк.