Ветераннар белән очрашу

2010 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

2010 нчы елның 30 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Кремль урамы, 33 нче йорт), Бөек Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган чара уздыра.


Чарага китапханәдә эшләп киткән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылды. Алар өчен Казан шәһәренең 39 нчы мәктәбе укучылары хәзерләгән концерт программасы күрсәтеләчәк.
Очрашу барышында Бөек Ватан сугышы хакындагы видеофильмнар карарга һәм яңа китаплар белән танышырга мөмкин булачак.
Барлык теләүчеләрне чарада катнашырга чакырабыз.
Башлана 14 сәгатьтә.
Мәгълүмат алу өчен телефон: 238–79–00


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International