Гасырлар авазы – Эхо веков» («Записки архива») журналының беренче саны чыгуга 85 ел, яңадан чыга башлавына 15 ел тулу уңаеннан 2010 елның 28 апрелендә Татарстан Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлегендә (К.Маркс ур., 36 йорт) журналның баш мөхәррире Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов Идел буе (Казан) федераль университеты журналистика факультетының II курс студентлары белән очрашты.
Журналда басыла торган материалларның төп өлешен Татарстан Республикасы Милли архивында һәм республикабызның тарихи-сәяси документлар Үзәк дәүләт архивында сакланучы уникаль чыганаклар тәшкил итә. Журнал битләрендә шулай ук Россия Федерациясе, аның аерым төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр архивларында саклана торган материаллар һәм документлар да урын ала.
Баш мөхәррир тарихыбызда булып үткән кайбер вакыйгалар турында да кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.
Студентлар ТАССРның 90 еллыгы һәм Җиңүнең 65 еллыгы уңае белән күңелләрендә йөрткән күп сорауларга җавап таптылар.
Бүлек хезмәткәрләре әзерләгән «Гасырлардан килгән тансык аваз» исемле күргәзмә һәм шушы күргәзмәгә күзәтү дә зур кызыксыну уятты.