Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941–1945)» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
2010 нчы елның 9 нчы маенда илебез Бөек Ватан сугышында җиңүгә 65 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Җиңү фронт һәм тылның бербөтен булып көч куюы нәтиҗәсендә булды.
Китап фронтта һәм тылда кешеләргә һәрвакыт рухи терәк булып торган. Ул Җиңүгә ышанычны ныгыткан, җәмгыятьнең әхлакый куәтен ачарга һәм үстерергә ярдәм иткән. Әлеге күргәзмәгә 1941 нче елдан 1945 нче елга кадәр басылып чыккан китаплар куелды. Аларны карап, Сез татар халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары хакында тулырак беләчәксез һәм онытылмаслык сугыш еллары хакындагы очерклар, хикәяләр, шигырьләр һәм башка төр документлар белән таныша алачаксыз. Сугышны фронт корреспондентлары, язучылар һәм шагыйрьләр күзлегеннән күрерсез.
Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булырбыз!