2010 нчы елның 30 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль урамы, 33 нче йорт), Бөек Җиңүгә 65 ел тулуга багышланган очрашу уздырылды. Анда китапханәдә эшләп киткән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм Казан шәһәренең 39 нчы мәктәбе укучылары катнашты.
Бу көнне китапханәдә төрле чор вәкилләре очрашты. Бер якта – искиткеч авыр вакытта яшәгән, сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган буын кешеләре булса, икенче якта – тыныч тормышта туган һәм сугыш турында бары тик китаплардан укып, фильмнардан карап кына белгән укучы балалар.
Укучылар мөхтәрәм ветеран Вәлиев Мәсгуть Юныс улының Бөек Ватан сугышы хакында, безнең сугышчыларның батырлыклары һәм каһарманлыклары турында сөйләгәнен зур кызыксыну белән тыңладылар. Басып алынган Ростов Дон шәһәрендә яшәгән Аверьянова Луиза Михайловна дошман тылындагы тормыш хакында истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуга килгән башка кунаклар да сугыш чоры балалары өлешенә тигән авырлыклар турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары үз чиратларында ветераннар өчен әзерләнгән концерт күрсәттеләр.
Барлык теләгән кешеләр ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында «Без бу көнне бердәм булып якынайттык....» исемле китап күргәзмәсе белән таныша алдылар. Анда китапханә фондыннан хәрби тематикага багышланган басмалар һәм яңа килгән китаплар куелган иде.
Очрашуга килүчеләрнең һәрберсе илебез һәм геройларыбыз белән горурлану хисе алганнардыр дип ышанабыз.

