Сәнгатьтә сугышны тасвирлау

2010 елның 12 мае, чәршәмбе

2010 нчы елның 1 нче маеннан 31 нче маена кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә (Театр ур., 5 нче йорт) «Мәңгелек сюжет. Сәнгатьтә сугышны тасвирлау» исеме астында күргәзмә эшли.


Сугыш – сәнгатьтә мәңгелек сюжетларның берсе. Җиңү шатлыгы һәм җиңелү ачысы, үлгәннәрне уйлап кайгыру һәм исән калганнарның шатлыклы мизгелләре борынгы Мисырдагы стена рәсемнәрендә һәм антик чор вазалары сюжетларында, барлык чор танылган осталарының картиналары һәм скульптураларында, халык җырларында һәм профессиональ композиторларның музыка әсәрләрендә, театральләштерелгән сәхнә әсәрләрендә һәм нәфис фильмнарда сурәтләнә.
Сугышны чагылдырган танылган сәнгать әсәрләре белән Сез ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлегендә «Мәңгелек сюжет. Сәнгатьтә сугышны тасвирлау» дигән күргәзмәне карап таныша алачаксыз.
Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International