ТР Дәүләт матбугат архивына экскурсия

2010 елның 14 мае, җомга

2010 нчы елның 12 нче маенда Татарстан Милли китапханәсе хемәткәрләре Татарстан Республикасы милли матбугат һәм китапханә-мәгълүмат фонды документларының басма төрләрен төп саклау урыны булган ТР Дәүләт матбугат архивына экскурсия ясадылар.

 
Экскурсия барышында китапханәчеләр Татарстан Китап палатасының оешу тарихы белән таныштылар һәм 2007 нче елда ТР Министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенә кушылуы турында мәгълүмат алдылар. Очрашу түгәрәк өстәл артында дәвам итте. ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре һәм аларның ТР Дәүләт матбугат архивында эшләүче һөнәрдәшләре китапханә-мәгълүмат эшчәнлегендә булган көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар, үзләренең тәҗрибәләре һәм гамәли белемнәре белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International