Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы белән берлектә һәр елны үткәрелә торган “Ел китабы” конкурсына йомгак ясады.
Конкурста 109 басма китап катнашты, шуларның 29ы чәчмә әсәрләр (проза), 33е тезмә әсәрләр (шигърият), 23е балалар әдәбияты, 24е рус телендә чыккан матур әдәбият китаплары.
Татарстан китап нәшриятында 2008 нче елда дөнья күргән, 2009 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 46 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашты.
2010 нчы елның 29 апрелендә язучы Рафаил Мостафин җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Чәчмә әсәрләр буенча:
1 нче урында – Нәбирә Гыйматдинованың “Мәхәббәттә гөнаһ бар”;
2 нче урында – Марат Әмирхановның “И, кылган догам минем”;
3 нче урында – Марат Кәбировның “Сагындым. Кайт инде...” китаплары.
Тезмә әсәрләр буенча:
1 нче урында – Ләбиб Леронның “Сөяксез тел”;
2 нче урында – Айдар Җамалның “Күкрәгемдә – күкләр”;
3 нче урында – Марсель Галиевнең “Учымда – тургай шәүләсе” һәм Илсөяр Иксанованың “Кырык кыл” шигырь җыентыклары.
Балалар әдәбияты буенча:
1 нче урында – Аяз Гыйләҗевның “Алсу, Илдус һәм сандугач”;
2 нче урында – Хәкимҗан Халиковның “Канатлы куян”;
3 нче урында – Роберт Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем!” китаплары.
Рус телендә чыккан матур әдәбият буенча:
1 нче урында – Лилия Алмазованың “Максимкины проделки”;
2 нче урында – Борис Вайнерның “Бегемоты тут не ходят”;
3 нче урында – Марат Моревның “Столик на двоих” китаплары.
2010 елның 27 маенда 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укулар залында язучылар, рәссамнар, артистлар, нәшрият җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, китап сөючеләр катнашында Ел китабы бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узачак.