Музыкаль кунакханәдә сезон ябылу

2010 елның 19 мае, чәршәмбе

12 нче һәм 14 нче май көннәрендә Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында (Кремль ур., 33 нче йорт) сәнгать бүлеге ел дәвамында оештырып килгән Музыкаль кунакханәнең 2009–2010 нчы еллар сезонын йомгаклау кичәләре узды.

 
12 нче майда Юлия Җиһаншинаның (вокал) һәм Алексей Гомазковның (конферанс) Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Бөек Ватан сугышы җырлары» исемле программалары булды. Анда сугыш чоры җырлары гына түгел, шулай ук каһарманлык турында җырлар, ХIХ гасыр композиторларының җырлары башкарылды.
14 нче майда Музыкаль кунакханәгә РФ нең атказанган артисты, ТР ның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов (вокал) һәм Илдар Арсланов (фортепиано) килделәр. ТАССРның төзелүенә 90 ел тулуга багышланган «Моңнар бәйләме» дигән программада татар һәм рус халык җырлары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International