«Көтепханәи Исламия» ачылуга 110 ел

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда беренче рәсми татар китапханәсе ачылуга 110 ел тулды. 1906 нчы елның 15 нче гыйнварында (иске стиль белән 2 нче гыйнвар) шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселманнар өчен «филиал бүлеге» – «Көтепханәи Исламия» ачыла. Китапханә ачылган көннән башлап 1923 елга кадәр аның мөдире булып күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм журналист Әхмәтһади Максуди тора. Фондның нигезен бертуган Кәримевләр, Ә.Максуди үзе, «Сабах», «Мәгариф» матбагалары һ.б. бүләк иткән китаплар тәшкил иткән. «Көтепханәи Исламия» үз дәверендә Россиядә татарлар өчен мәгърифәт үзәкләренең берсенә әверелә.

Баштагы чорда бүлек фондын шәркый һәм рус телендә басылган, төрле шәхесләр тарафыннан бүләк ителгән 915 исемдәге 1277 нөсхә китап тәшкил итсә, 1916 нчы елга әдәбият исемлеге 3500 данәгә җитә. Гарәп, фарсы, төрек әдәбияты туплана. «Әл-гасрел-җәдит», «Шура», «Чүкеч», «Яшен», «Ялт-йолт» журналлары, «Йолдыз», «Вакыт», «Бәянел-хак», «Кояш», «Әхбар», «Азат», «Азат халык», «Казан мөхбире», «Нур», «Таң йолдызы», «Урал», «Идел», «Тәрҗеман», «Шәркый рус» газеталары яздырып алына.

Мөселманнарның «филиал бүлеге» 1919 нчы елда үзгәртеп корыла һәм шәһәрнең 5 нче номерлы китапханәсе дип атала башлый. Ә инде 1922 нче елда Мулланур Вахитов исемендәге Үзәк шәрык китапханәсенә әверелә. 1923 нче елның августында шушы китапханә нигезендә татар китапханәләре берләшмәсе төзелә. 1925 нче елда М.Вахитов исемендәге Үзәк шәрык китапханәсе В.И.Ленин исемендәге Үзәк китапханәгә кушыла. Үзәк шәһәр китапханәсе 1934 нче елда Өлкә, 1941 нче елда ТАССРның В.И.Ленин исемендәге республика, 1991 нче елда Татарстан Республикасының Милли китапханәсе итеп үзгәртелә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, бигрәк тә аның татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлекләре – Әхмәтһади Максуди оештырган «Көтепханәи Исламия» традицияләренең дәвамчылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International