«Дәрья» әдәби кунакханәсе Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең иҗатын яраткан күпсанлы тамашачыларны 2016 нчы елның 28 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залына аның белән очрашу кичәсенә җыйды.
Шигърият кичәсе әдәби подиум белән башланып китте. «Персона» модель агентлыгыннан килгән чибәр кызлар шагыйрьнең китапларын залдагы мәртәбәле кунакларга тәкъдим итеп, түрдәге киштәләргә күргәзмә итеп тезделәр. Ә тамашачылар әдипнең бай иҗади мирасын алкышлар белән каршы алды.
Әдип белән очрашу бәйрәменә иҗатташ һәм фикердәш дуслары килгән иде. Рабит Батулла, Рәдиф Гаташ матур әсәрләре белән халык күңелендә урын алган шагыйрьнең милли мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге саллы фикерләрен, милләткә фидакярләрчә хезмәтен, үз тырышлыгы белән иҗади язмышына юл ярганын ассызыклап үттеләр.
Җырчылар Рамил Миндияр һәм Рафаэль Сәхәбиев, Альбина Мөхәррәмова Разил Вәлиев сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрлары артистлары авторның танылган сәхнә әсәрләреннән кызыклы өзекләр тәкъдим итте.
Чыгыш ясаучылар, Разил Вәлиевнең зур талант иясе булуын дәлилләү белән беррәттән, асыл кешелек сыйфатларын да зурлады. Милли телебезне һәм әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне саклау, халкыбызны дөньяга таныту өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтылучы, үз татары белән горурланучы шәхес – бу кичә Халык шагыйренең шундый булуын тагын бер кат раслады.