Урта гасырлар сәнгате

2010 елның 4 июне, җомга
Европаның борынгы шәһәрләрендә булган кешеләр аларның тышкы кыяфәтендә Урта гасыр һәйкәлләренең хәзерге вакытта да әһәмиятле урын алып торуын беләләр. Париждагы Изге Ана соборына, Рейм соборына, Амьендагы соборга һ. б. хас искиткеч мәһабәтлелек, тәэсир көче һәм, ниһаять, бизәкләрнең гаҗәеп нәфислеге һәм төгәллеге бүген дә сокландыра. Әлеге сыйфатларның күбесе соңгырак чор сәнгать әсәрләрендә очрамый диярлек.
ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Сезне Урта гасырлар тарихы, роман һәм готик стильләрдәге архитектура һәм скульптура, декоратив-гамәли сәнгать белән танышырга чакыра. «Урта гасырлар сәнгать символларында тарихи чынбарлык» дигән күргәзмәдә китапларны, мультимедиа басмаларны карап, музыкаль язмаларны тыңлап, шушы серле һәм мифик дөньяга сәяхәт кылырга мөмкин.
Рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булырбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International