Котлыйбыз!

2010 елның 7 июне, дүшәмбе

2010 нчы елның 7 нче июнендә Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең республика советы ТР Милли китапханәсенең патентлар бүлеге коллективын Мактау грамотасы белән бүләкләде.


Бүләк ТРда уйлап табулар һәм рационализаторлык өлкәсен үстерүгә керткән зур хезмәтләр һәм ТР Милли китапханәсенең оешуына 145 ел тулу белән бәйле рәвештә бирелде. Моннан тыш, патентлар бүлеге хезмәткәрләре юбилей уңаеннан чыгарылган «ТРның уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә 50 ел» дигән истәлекле көмеш билге белән бүләкләнделәр.
Патентлар бүлеге хезмәткәрләрен лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

 

 

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International