ТАССРның төзелүенә 90 ел

2010 елның 7 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә, ТАССРның төзелүенә 90 ел тулуга багышлап, «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 90 ел (1920)» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.


Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы дәүләтебез һәм аның күпмилләтле халкы тарихындагы мөһим вакыйганы – ТАССРның төзелүенә 90 ел тулуны билгеләп үтә. Татар халкы өчен 1920 нче елгы вакыйгалар аның дәүләтчелеге тарихында яңа битне ачты. Республика төзелү татар мәдәниятенең, теленең статусын үстерү, милли кадрларны тәрбияләү һәм үстерү белән үрелеп барды. Икътисад үсешендә дә зур үзгәрешләр барлыкка килде.
Шушы истәлекле юбилей датасы уңае белән ТР Милли китапханәсенең татар теле һәм туган якны өйрәнү бүлегендә ТАССРның төзелүенә 90 ел тулуга багышланган китап һәм архив материаллар күргәзмәсе куелды.
ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә рәхим итегез! Без Сезнең белән очрашуга шат булырбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International