12 нче февральдә ТР Милли китапханәсендә «Балалар укуы мәйданчыгы һәм балачакның иҗтимагый институты буларак балалар китапханәсе» темасына багышланган мәгълүмати-методик семинар кысаларында «Китапханәләр өчен норматив документлар һәм мультимедиа ресурслар» дип исемләнгән мәгълүмат көне узды.
Өстәмә һөнәри белем бирү институты китапханәче-тыңлаучылары өчен мәгълүмати чыганаклардан һәм сценарийлардан күргәзмә оештырылды.
«Китапханәләр эшчәнлегенең норматив-хокукый базасы» һәм «Укуга җәлеп итүче һәм массакүләм чаралар уздыруга ярдәм итүче ресурс буларак Мультимедиа һәм Web-ресурслар» презентацияләрендә билгеле бер эзлеклелектә укучылар белән эшләүгә һәм массакүләм чаралар уздыруга кызыксыну уята торган сайтлар тәкъдим ителде.
Соңыннан киңәшләр бирелде һәм фикер алышулар булды.