Китапханәнең «Милли китап» нәшриятында кичәләрдән истәлекле мизгелләрне чагылдырган «Милли китапханәнең «Театр кунакханәсе»нә рәхим итегез!» исемле фотоальбомның икенче чыгарылышы дөнья күрде.
Милли китапханәнең «Театр кунакханәсе»нә рәхим итегез!: альбом / төз. Ф.Имамова; җаваплы мөхәррире И.Һадиев; фотограф Г.Әюпова. – Казан: «Милли китап», 2015. – 40 б., ил.
Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге оештыра торган «Театр кунакханәсе» кичәләрендә театр сәнгате әһелләре бик теләп катнашалар. Театр белән китапханәне берләштерүче уртак проект киң катлам китап укучыларны халкыбызның танылган шәхесләре белән очраштыра, алар турында яңа басылып чыккан кызыклы басмалар белән танышырга, бай мәгълүмат алырга ярдәм итә. «Кунакханә»ләрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары Дания Нуруллина, Наилә Гәрәева, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры коллективлары, Казан Рус дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары белән булган очрашулар һәрберсе зур вакыйга буларак кабул ителде.
Китапханәнең «Милли китап» нәшриятында кичәләрдән истәлекле мизгелләрне чагылдырган «Милли китапханәнең «Театр кунакханәсе»нә рәхим итегез!» исемле фотоальбомның икенче чыгарылышы дөнья күрде. Биредә артистларның һәм режиссерларның култамгалары куелган, Китапханә фондларында саклануга тапшырылган афишаларның сурәтләре дә урын алган. Бик зәвыклы эшләнгән фотоальбомдагы матур күренешләр сәнгать яратучыларның күңеленә хуш килер.