Мәгълүмат ресурслары – булачак реставраторларга ярдәмгә

2016 елның 4 марты, җомга

3 нче мартта ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге тарафыннан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының реставрацияләү һәм мәдәни мирас факультеты студентлары өчен Мәгълүмат көне уздырылды.

Алар өчен архитектурага караган      мәгълүмати-белешмә чыганаклардан торган тематик күргәзмә әзерләнде, электрон каталогта һәм башка электрон ресурсларда мәгълүмат эзләү буенча киңәшләр бирелде; дәүләт библиографиясе басмаларына һәм ТР Милли китапханәсе сайты материалларына күзәтү ясалды.

Интернет челтәрендә булган Казан шәһәренең һәйкәлләренә күзәтү һәм архитектурага караган ресурслар презентациясе  зур кызыксыну уятты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International