Очрашуга чакырабыз

2016 елның 4 марты, җомга

2016 нчы елның 14 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән очрашуга   чакыра. Кичәдә артистның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якташлары катнашачак. Тамашачыларны спектакльләрдән өзекләр, матур музыкаль номерлар көтә. 

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында җырчы артист буларак тамашачылар күңелендә үз урынын тапкан Әсхәт Хисмәтовның талантын хөрмәт итүчеләрне, әдәбият һәм театр сөючеләрне Казан шәһәренең Кремль урамындагы 33 нче йортта көтәбез! 

Керү ирекле. Рәхим итегез!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International