Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы–2014» конкурсына йомгак ясады.
Конкурста 314 китап катнашты, шуларның 39-ы – чәчмә әсәрләр (проза), 54-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 43-е – балалар әдәбияты, 43-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 64-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 71-е – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2014 нче елда дөнья күргән, 2015 нче ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1526 китапханәсе катнашты.
Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри 2016 нчы елның 3 нче мартында җиңүчеләрне билгеләде.
«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:
Кадим Җәмитнең «Килмешәк», Фәрит Яхинның «Умырзая» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.
«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:
«Татар халык җырлары» (төзүчесе – Рәмзия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
«Балалар әдәбияты» номинациясендә:
Ганс Христиан Андерсенның «Дюймовочка» (мөхәррире – Эльвира Кәлимуллина), «Куян кызы» (төзүчесе – Гөлнара Мансурова) китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булды.
«Рус телендә чыккан матур әдәбият» номинациясендә:
Александр Пушкинның «Сказки=Әкиятләр» (төзүчеләре – Гөлнара Мансурова, Талия Шакирова) китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
«Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:
Марсель Әхмәтҗановның «Татар шәҗәрәләре. Т.2» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
«Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясендә:
Искәндәр Гыйләҗев белән Ләйлә Гатауллинаның «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны (1914–1920)», Илдус Заһидуллинның «Татарское национальное движение в 1860–1905 гг.», Алсу Мөхәммәтшинаның «Ислам в Среднем Поволжье» китаплары кызыксындыру бүләкләренә лаек булдылар.
Без, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең идарәсе һәм хезмәткәрләре, күпсанлы китап укучылар исеменнән җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗатларында, фәнни эшләрендә уңышлар телибез!