Туфан Миңнуллинга багышланган III республика конференциясе

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

2016 нчы елның 24 нче мартында Казан шәһәренең татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган III республика конференциясе үткәрелде. Конференциядә үзләренең фәнни-гамәли хезмәтләре белән «Утырып уйлар уйладым» номинациясендә беренче тапкыр мәктәп китапханәчеләре дә катнашты. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Гөларам Җомаголова һәм Фирдәвес Имамова әлеге бәйгенең җюри әгъзалары буларак, китапханәчеләрнең фәнни эшләре, презентацияләре белән танышып, иң яхшы эшләрне билгеләделәр. Соңыннан исә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Конференциядә катнашучы китапханәчеләр өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә экскурсия үткәрелде. Кунаклар шулай ук китапханәнең бүгенге күпкырлы эшчәнлеге белән дә таныштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International