Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган « И мөкатдәс моңлы сазым» дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.
Күргәзмә киң катлам китап укучыларга һәм, аерым алганда, Г.Тукай шәхесе белән кызыксынучыларга, аны шагыйрь, фикер иясе, әдәби тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ниһаять, Бөек Татар Кешесе буларак йад итүчеләргә тәгаенләнгән.
Экспозициядә Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турындагы китаплар, замандашларының аның турындагы кызыклы истәлекләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук күргәзмәдә шагыйрьнең төрле елларда татарча, русча һәм чит телләрдә нәшер ителгән басмалары урын алган.
Г.Тукай кыска гына гомер юлында татар һәм башка халыклар мәдәниятендә тирән һәм якты эз калдырды. Әдипнең бай әдәби мирасын йөзләрчә шигъри әсәр, тугыз поэма, дистәләрчә публицистик мәкалә һәм башкалар тәшкил итә.
Күргәзмәгә рәхим итегез!