«Халык шагыйре»

2010 елның 12 августы, пәнҗешәмбе
ХХ йөзнең беренче чирегендә актив иҗат иткән әдипләребезнең берсе, әлбәттә, Мәҗит Гафури булды. Язучының мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган «Себер тимер юлы, яки Әхвале милләт» исемле беренче шигъри җыентыгы һәм «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» хикәясе 1904 елда аерым китаплар булып басылып чыга. М.Гафури әдәбиятка бер үк вакытта шагыйрь дә, прозаик та булып килеп керде.

1905-1907 елгы революция әдип иҗатында, аның дөньяга карашын үстерүдә әһәмиятле роль уйный. Шагыйрь иҗатында социаль лирика мотивлары көчәя. Ә инде 1917 елның февраль инкыйлабын ул күтәренкелек хисләре белән каршы ала.

Татар халкының классик язучысы Мәҗит Гафуриның иҗат мирасы зур һәм хәзерге көн укучысына да рухи ләззәт бирә, аның әдәби зәвыгын үстерә.

Әдипнең тууына 130 ел тулу уңаеннан Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 йорт) «Халык шагыйре» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә, әдипнең әсәрләре белән бергә, аның турындагы әдәбият та урын алды.

Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр эшләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International